Язлар узгач
Шигъри хисләр Шигырь туа сөелгәндә Сөюләргә үрелгәндә. Кайвакыттта бер тонык ут, Йолдыз булып күренгәндә. Хисләр сиңа буйсынмыйча, Этәргәндә җүләрлеккә.«Биреләсең» һәм күнәсең, Ышанмыйча, түзәрлеккә. Кайвакытта «балыкчыдай»…Алтын балык тотмак булып. Төштә кебек өнеңдә дә, Алтын килеш «йотмак» булып. Матурлардан, матурлары, Шигырь юлы — чәчәк таҗы. Табынуга… ялынуга, Әйләнгәндәй сүзләр назы.
Возрастные ограничения: 12+
Правообладатель: ООО "Издательские решения"
Дата публикации оригинала: 2025
Год выхода издания: 2025
Издательство: Ridero
Бумажных страниц: 66
